Казанда Һиндстанның генераль консуллыгы ачылды
Яңалыклар тасмасы

Казанда Һиндстанның генераль консуллыгы ачылды

Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында хәбәр итте.

Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы эшли башлады. 

«Аны ачу тантанасы бүген Мәскәүдә Һиндстанның тышкы эшләр министры катнашында узды. Гитика ханым (генконсул) бүгеннән Казанда үз миссиясен башлый», –  дип язды Лилия Галимова.

Россия һәм Һиндстан мөнәсәбәтләре актив рәвештә үсә. Әйтик, бер ай элек Казанда «TIME: Россия-Һиндстан» бизнес- форумы узды, анда Россиянең 35 субъектыннан һәм Һиндстанның 22 административ бүленешеннән 3 500 кеше теркәлгән иде. Экспертлар бәяләвенчә, әлеге чара илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яңа үсеш ноктасы булачак.
 


Татарстан Рәисе Һиндстан Консуллык

Нет комментариев