Казанда инкассатор егет үзенең башына пистолеттан аткан
Яңалыклар тасмасы

Казанда инкассатор егет үзенең башына пистолеттан аткан

Егетнең хастаханәгә озатканнар, аның гомере өчен медиклар көрәшә

Татарстан башкаласында инкассатор егет үзенең башына пистолеттан аткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Шаһитлар әйтүенчә, Кызыл Кокшай урамында 25 яшьлек инкассатор эш машинасы салонында булган вакытта пистолет ала һәм үзенең башына ата. Әйләнә-тирәдә башка беркем дә зыян күрмәгән.

Егетне хастаханәгә китергәннәр, хәзер аңа операция ясыйлар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

 Чыганак: Татар-информ

 


Нет комментариев