Казанга кайтучы пассажирны тоткарладылар
Аның чемоданында 8,85 млн сум чит ил акчалары булган.
Мәскәүнең Шереметьево аэропортыннан Казанга кайтучы пассажирны 110 мең доллар белән тоткарладылар. Ир-ат Истанбулдан долларларны декларациясез алып чыкмакчы булган.
Багажын күрсәтүне сорагач, качырга омтылган. Таможня хезмәткәрләре туристны тотканнар. Чемоданында төрле илләрнең акчалары – барлыгы 8,85 млн сум акча тапканнар. Анда Төркиянең лиралары, Азәрбәйжанның манатлары, Бразилия реаллары, Һиндстан рупилары, Румыниянең леялары һәм башкалар булган.
Сәяхәтчегә 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Фото видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев