Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанга Палестинадан 10 кешелек гаилә кайтты

«Газа секторы хәзер юк, аны җир йөзеннән бетерделәр...», - ди Рушания Закирова.

Казан тимер юлы вокзалында Палестинадан 43 яшьлек Рушания Закированы, аның 6 баласын һәм 3 оныгын каршы алдылар. Авыр хәлдә калган гаиләне Газа секторыннан МЧСның махсус борты белән кайтардылар. Исегезгә төшерәбез, бүген Газа секторы белән Израиль арасында конфликт бара. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, Рушания Закирова 20 ел элек Палестина кешесенә кияүгә чыккан. Ул вакытта ир-ат Мәскәү медицина университетында укыган булган. Алар Газа секторына күченеп киткәннәр һәм 4 бала тапканнар. 2008 елда ире үлгән. Рушания аның туганы белән тормыш корган һәм тагын 3 бала алып кайткан. Икенче ире берничә көн элек Израиль һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган.  

"Без әниләргә кайттык. Алга таба ничек булыр - вакыт күрсәтер. Хәзер без шок хәлендә. Кыскасы, Газа секторы хәзер юк, аны җир йөзеннән бетерделәр... Безнең өйне дә җимерделәр", - дип сөйләгән Рушания Закирова. 

Рушания һәм аның гаиләсен әти-әнисе һәм туганнары каршы алды. Гаилә Северный посёлогында торачак. Хәзерге вакытта документлар ясау буенча эшләр алып барыла.

РФ МЧС фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев