Казаннан Архангельскка очабыз
Яңалыклар тасмасы

Казаннан Архангельскка очабыз

Яңа рейс гамәлгә керде.

Татарстан башкаласыннан Архангельскка самолетлар оча башлады. Рейслар атнага ике тапкыр:  дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.
Пассажирларны Nordwind компаниясе йөртә. Габдулла Тукай исемендәге Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җәй көне әлеге ширкәт «Икар» авиакомпаниясе белән берлектә 110 пассажирга исәпләнгән «Эмбраер-190» самолетларында очышларны башкарачак.
Казаннан очу вакыты  00:55 сәгатьтә, Архангельскка төшү 03:05 сәгатькә планлаштырылган. Очыш вакыты 2 сәгать 10 минут  тәшкил итә.
Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.


Казан аэропорты илкүләм проектлар

Нет комментариев