Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кече Шилнәдә күңелсез хәл

Поселок халкы сусызлыктан интегә.

Чаллы янындагы Кече Шилнә авылында яшәүчеләр тәүлек буе сусызлыктан интегә. “Төнлә дә краннан тамчылап кына акты”, - ди биредә гомер итүчеләр. Мондый хәл инде биредә беренче тапкыр гына түгел икән. 

Поселок халкы моны йортларны су белән тәэмин итүче торбаларның искерүе белән бәйләп аңлата. “Насос җайланмадан ерактарак урнашкан хуҗалыкларга аеруча авырга туры килә. Сусыз көнне кемдер чишмәгә бара, кемнеңдер шәхси скважинасы бар. Билгеле, урынга вакытлыча су ташу машинасы да килә”, - ди алар.

Проблеманы хәл итүне сорап Тукай районы хакимиятенә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Тик әлегә мәсьәлә тулысынча чишелмәгән. Хәзер инде бистә халкы Республика җитәкчелегенә һәм күзәтчелек органнарына хат язарга уйлый, дип хәбәр итә https://chelny-biz.ru 

фото: http://wikimapia.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев