Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 айлык Раянга ярдәм кирәк!

Сабыйның хәлен яхшырту өчен 680 000 сумлык махсус җайланма таләп ителә.

Гөлия һәм Риназ Мәгъдановларның уллары Раянга ярдәм кирәк. Балага Мәскәү табиблары 1 тип СМА (спинальная мышечная атрофия) дигән диагноз куйганнар. Бу бик куркыныч авыру. Сабый үзлектән генә сулый да, ашый да алмый. Аңа махсус аппаратлар ярдәмгә килә.

“Улыбыз сулыш алу җайланмасына тоташтырылган. Аны көндезге һәм кичке йокы вакытында киябез. Әгәр дә сулышы начарланмаса, уяу вакытында битлеген салдырып торабыз. Авызы каплангач ул ризыкны, борыны аша үтүче, махсус зонд аша кабул итә. Бу җайланманы күп дигәндә 2 айга гына куярга киңәш итәләр, чөнки ул борынны дөрес сулатмый. Ашказаны ялкынсынуы да китереп чыгарырга мөмкин. Ә Раянда инде ул 8 ай тора. Шуның өчен да барлык табиблар да "гастростома" куярга өнди (ашказанына куелучы торбачык). Ул авыз белән дә ашарга мөмкинлек бирәчәк”, - ди баланың әти-әнисе.

Моннын тыш белегчләр сабыйга тиз арада каты корсет алырга да кушкан. Юкса анда сколиоз барлыкка киләчәк.

“Аякларына "тутор" дигән җайланма кигертергә, махсус коляскада йөртергә дә киңәш иттеләр. Боларның берсе дә әлегә алынмаган. Һәрвакыт ятып торган баланың гәүдә төзелешендә үзгәрешләр башланырга: кул-аяклары хәрәкәтләнмәс хәлгә килергә мөмкин. Шуның өчен көн дә Раян белән шөгыльләнәбез, төрле күнегүләр ясыйбыз”, - ди сабыйның әнисе.

Бүгенге көндә Раянга " Виброплатформа Галилео" дигән аппарат та кирәк. Ул Раянның нерв системасында исән калган нейроннарны уятырга, өйдә сыйфатлы реабилитация үткәрергә ярдәм итәчәк. Аның бәясе - 680 000 сум. Гаилә өчен бу бик зур сумма.

Өстәвенә әле балага башка төр җайланмалар, индивидуаль туклану, дәвалану һәм тикшеренүләр дә таләп ителә. 

“Кешедән кайчан да булса матди ярдәм сорарбыз дип уйламаган идек. Тик, башка төшкәч, чарасыздан, сездән ярдәм сорарга мәҗбүрбез! Киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр! Зинһар өчен Раяныбызга булдыра алганча ярдәм кулы сузсагыз иде! Мондый сынауларны берегезгә дә күрергә язмасын! Барыгыз да сау-сәламәт булыгыз! Безгә күрсәткән игелегегез үзегезгә мең савап булып әйләнеп кайтсын!", - ди Раянның якыннары. 

Гаиләгә матди ярдәмне 8-960-074-56-01 телефон номеры буенча Сбербанк яки Ак Барс Банк картасына җибәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашыгыч ярдәм