Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күңел җылысын бүләк ит

1 октябрьдән алып 18 нә кадәр күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм йөзеннән, шәһәребездә "Күңел җылысын бүләк ит" хәйрия акциясе уздырылачак. Аны "Фиолетовый НЕ ОН" балалар иҗади яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм "Нур" яшьләр үзәге оештыра.

-Акциянең максаты - яшьләрне һәм шәһәрдәшләребезне Чаллыбызның социаль проблемаларына жәлеп итү. Ярдәмгә мохтаҗларга карата ихтирам хисен тәрбияләү. Әйтергә кирәк, шәһәрдәшләребез әлеге чарада актив катнашалар. Ел саен без 1000 гә якын әйбер җыябыз, - ди "Фиолетовый НЕ ОН" балалар иҗади яшьләр иҗтимагый оешмасының җитәкче вазыйфаларын башкаручы Ксения Рахимуллина.

"Күңел җылысын бүләк ит" акциясендә барлык шәһәрдәшләребез дә катнаша ала. Һәркем 9:00 дән 20:00 гә кадәр "Нур" яшьләр үзәгенә төрле җылы киемнәрне алып килә ала. Аларны 15 һәм 16 октябрь көнне барлык мохтаҗлар да алып китә алачаклар. Калган киемнәр 18 октябрь көнне шәһәребезнең мәчетләре һәм чиркәүләренең әйберләрне кабул итү пунктлары буенча таратылачак.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев