Кеше ашаучылардан көч-хәл белән качып котылган
«Кылт» итеп авылдашларының кисәтүләре исенә төшкән.
Ачлык еллар. Җәйге челлә. Әнкәй әле яше дә тулмаган күкрәк баласын бәләкәй арбага салып, Кече Дөрештә яшәүче Хәйбрахман абыйларына барырга чыккан. Авыл башында, күпергә җитәрәк, авылдашларын очраткан. Тегеләр пышылдап: «Әнә, кеше ашаучылар» дип, күпердән чыгып баручы өч-дүрт хатын-кызга төртеп күрсәткәннәр. Әнкәй болар әйткәнгә ышанмаган, юлын дәвам иткән. Күпердәгеләр, аның килеп җиткәнен көтеп торганнар. Кая, кемгә баруы белән кызыксынганнар. Сөйләшә торгач, бу кешеләрнең дә абыйсы белән бер авылдан булулары ачыкланган. Ияргән боларга әнкәй. Үтәсе юл байтак – урман буйлары, басу юллары – бер унбишләп чакрым бардыр.
Баралар икән болар шулай, баралар – әнкәй үз уйларында, тегеләрнең үз сүзләре, дигәндәй. Ара-тирә аларның нәрсә сөйләшкәннәренә дә колак салгалый икән әнкәй.
«Алъяпкычы фәләнгә булыр, яулыгы, күлмәге төгәнгә булыр», дип, нәрсә турындадыр гәпләшеп тә алганнар. Шунда «кылт» итеп авылдашларының кисәтүләре исенә төшкән. Әнкәйнең күңеленә шик кергән бит инде, әмма аны-моны сиздермәгән. Иректаң авылы тавын менгәч тегеләр:
«Әйдәгез, ял итеп алыйк, ардырды», – дип, агачлык урында туктап, җиргә тәгәрәшкәннәр.
Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев