Киләсе елда республикада иң кыска эш атнасы билгеле булды
Ул кайсы айда?
2026 елда Татарстанда иң кыска эш атнасы 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аңа барлыгы өч кенә эш көне туры килә, аның да икесе кыскартылган эш көне.
2 ноябрь – гадәти эш көне. 3 ноябрь - кыскартылган эш көне, чөнки ул 4 ноябрьдәге Халыклар бердәмлеге көне алды.
5 ноябрь, пәнҗешәмбе, шулай ук кыскартылган эш көне булачак, чөнки ул 6 ноябрь –ТР Конституциясе көне алдыннан килә. 7 һәм 8 ноябрь шимбә һәм якшәмбегә туры килә.
Татарстанлыларны шулай ук декабрь ахырында – 28-30 декабрь - өч көнлек эш атнасы көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев