Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 11 сыйныфта укучыларны бөтен фәннәр буенча да тикшерү турында сүз алып барыла, дип яза "ТАСС". РЕН-ТВ телеканалына интервью биргәндә министр Ольга Васильева җәмәгатьчелеккә бу яңа чарадан курыкмаска кушты, "чөнки контроль эшләрне укучылар мәктәптә болай да ел саен яза, ә бу очракта бердәм көндә бердәм биремнәр...
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 11 сыйныфта укучыларны бөтен фәннәр буенча да тикшерү турында сүз алып барыла, дип яза "ТАСС". РЕН-ТВ телеканалына интервью биргәндә министр Ольга Васильева җәмәгатьчелеккә бу яңа чарадан курыкмаска кушты, "чөнки контроль эшләрне укучылар мәктәптә болай да ел саен яза, ә бу очракта бердәм көндә бердәм биремнәр булачак", - дип аңлата министр. Аны Бөтенроссия тикшерү эшләре дип атаячаклар. 2016-2017 уку елында 11 сыйныфларда БДИга өстәп, тагын аерым тикшерү эшләрен үткәрү турында сүзләр күптән бара. Ул мәктәпне тәмамлаучы яшьләрнең гомуми белемен ачыкларга ярдәм итәчәк. tatar-inform.tatar.ru
Нет комментариев