Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Хәерле иртә дип әйтә алмыйм», – диде мэр

Атналык киңәшмә бер минут тынлык белән башланды.

Хакимияттә узган дүшәмбе киңәшмәсе шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдиме белән Мәскәү янындагы «Коркус Сити Холл»дагы теракт нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләрне бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте.

– Хәерле иртә дип әйтә алмыйм, – диде мэр. – 22 марттагы фаҗигале хәлләр нәтиҗәсендә «Крокус Сити Холл»да безнең ватандашларыбыз үлде, кешеләр зыян күрде.

Хакимият бинасы каршында «Крокус Сити Холл»дагы теракт нәтиҗәсендә һәлак булучылар истәлегенә вакытлыча мемориал булдырылды. Анда шәһәрдәшләр чәчәкләр, уенчыклар алып килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теракт Крокус Сити Холл