Кишер торты пешерәбез
Ләйсән Гыймаеваның кызы Зифа рецепты
3 порция өчен кирәкле ингридиентлар:
Банан – 1данә
Күкәй – 1 данә
Кишер – 1 зур
Солы ярмасы – 110 г
Сөт – 70 мл
Күперткеч
Корица тәменчә
Крем өчен греческий йогурт (100г), рикотта сырын (80г), топинамбур сиробын яки балны бергә болгатабыз.
Кишерне вак угычтан кырырга, бананны чәнечке белән изәргә, икесен бергә кушып болгатырга. Шуңа сөт, солы ярмасын, күперткеч, корица өстәп янә болгатырга. Әзер массаны 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 45 минут пешерергә.
Суынган пирог өстенә крем сыларга, өстенә әстерхан чикләвеге сибәргә, ике сәгатькә суыткычка алып куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев