"Көмеш кыңгырау" балалар газетасына ихтыяҗ артты
"Татмедиа" АҖнең «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары, «Көмеш кыңгырау»газетасы кебек басмаларына сорау зур.
"Көмеш кыңгырау", "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын" газета журналлары бүгенге көндә мультимедиа форматында эшләп килә. Кәгазь басманы ачып укучылар QR-код аша татар әкиятләре, мультфильмнар карый ала, төрледән төрле онлайн-дәресләрдә һәм остаханәләрдә катнаша ала.
2021 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында балалар өчен әлеге татар газеталарына һәм журналларына ихтыяҗ артты. ". Бу хакта " Татар-информ "МА республиканың почта бүлекчәләрендә хәбәр иттеләр.
Язылу чорында шулай ук "Татмедиа" АҖ сайты аша онлайн-язылу саны артты tatmedia.ru/podpiska.
Татарстан балалар басмалары төрле яшьтәге балалар өчен каралган. 0+ категориясендә — «Салават күпере» журналы, 6+ - «Сабантуй» журналы һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы, яшүсмерләр өчен «Ялкын»журналы. Бу басмаларның тиражлары арта.
Әлеге газета һәм журналларның баш мөхәррирләре аңлатуынча, басмалар мультимедиа форматына, ягъни һәр номерда, кәгазьдә мәгълүматтан тыш, QR-кодлар да бар. Укучылар алар буенча видеороликлар һәм уеннарга, татар мультфильмнарын һәм әкиятләрен карарга, иҗади остаханәләрдә катнаша алалар. Мәсәлән, «Салават күпере» журналы һәр әбүнәчегә рәсем ясау буенча онлайн-дәресләрдә катнашу мөмкинлеге бирә.
13 декабрьгә кадәр бу басмаларга язылу бәяләренә ташлама гамәлдә-13 процентка кадәр.
Балалар басмаларына Татарстан халкы гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә языла ала. "Татмедиа" АҖ басмаларына сайтта да язылырга мөмкин podpiska.pochta.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев