Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көчле давыл көтелә

Сүз магнит давыллары хакында.

Бүген, 4 июньдә, бик көчле магнит давылы көтелә. Бу моннан ике көн элек кояшта булган зур тирбәлеш нәтиҗәсе. Шуңа да алдагы сәгатьләрдә һава торышына аеруча сизгерләр киеренкелек, күңел төшенкелеге кичерергә мөмкин.

Хәвефле төркемгә хроник авырулары булган һәм өлкән яшьтәге кешеләр керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата табиблар. Җирнең электромагнит кыры үзгәрү сәбәпле кан куерырга мөмкин, дигән фикер дә бар. Магнит давылларына тәэсир итүне җиңеләйтү өчен, белгечләр күбрәк ял итәргә, йокыны туйдырырга һәм саф һавада йөрергә киңәш итә. Ә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә даруларын кабул итүне дәвам итәргә һәм табибларның киңәшләрен үтәргә кирәк.

Ай дәвамында чираттагы давыллар 16,18, 20нче июнь көннәрендә көтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев