Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Коену сезоны ачылмады - халык су буенда

МЧС хезмәте нәрсә ди?

Чаллыда яшәүчеләргә кояш кына булсын, тизрәк су буена ашыгалар. Атна уртасында Табеев исемендәге яр буенда инде халык су коена, кызына. МЧС хезмәте: «Иртә әле», – ди. Коену сезоны 1 июньнән генә башлана. 

«Бу вакытка кадәр су коену катгый тыела. Шәхси пляж хуҗалары халыкны су керткәннәре өчен үзләре җавап бирәчәкләр», – ди ТР буенча ГИМС үзәгенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов. 

Быел шәһәрдә 5 пляж гына куркынычсыз дип табылды. Алар: шәһәр пляжы, SunDale, Ф.Табеев исемендәге яр буендагы һәм ГЭС бистәсендәге вейк-парклар, «Навигатор» яхт-клубы янындагы «Рәхәт Beach» пляжы һәм Тукай районында «Лесная сказка» ял итү базасы. 

«Коену сезонына 1 ай алдан пляж өчен җаваплы затлардан гариза-декларацияләр кабул иттек. Анда гадәттә оештыру чаралары, коткаручылар, янгынга каршы җайланмалар булу-булмавы турында языла. Шуңа карап исәпкә куйдык», – дип сөйләде МЧС инспекторы Зиннур Мостафин. 

ГИМС хезмәткәрләре прокуратура, хокук сакчылары, администрация белгечләре белән берлектә җәй буе тикшерүләр, профилактик чаралар үткәрәчәк. Аеруча игътибар үзәгендә коенырга ярамаган пляжлар булачак. Аларның исемлеге: Мәләкәс елгасы, Кыңгырау күпере яр буе, «Жемчужина» санаторие тирәсендәге яр буе, «Навигатор» һәм «Маяк» көймә станцияләре яны, 48нче комплекс артындагы Шилнә елгасы, 44нче комплекстагы урман эче күле, Тукай районының Первомайка торак пункты һәм «Весна» бакчачылык ширкәте яр буйлары. 

Исегезгә төшерәбез, тиешсез урында су коенучыларга 1,5 мең сумга кадәр штраф яный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев