Когогин, Шәйхразиев – рухи-әхлакый үсеш фондында
Яңалыклар тасмасы

Когогин, Шәйхразиев – рухи-әхлакый үсеш фондында

Әлеге фондның максаты – җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан үстерүгә булышлык итә торган объектларны төзү, реконструкцияләү.

Татарстанда ТР Президенты боерыгы белән «Изгелек-Доброта» җәмгытьяне  рухи-әхлакый яктан үстерүгә ярдәм итү барлыкка килде. Аның күзәтү советына Чаллының экс-мэры, ТР вице-Премьеры Васил Шәйхразиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, шәһәр советының элеккеге депутаты Илшат Фәрдиев  керде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов – совет рәисе.

Әлеге фондның максаты – җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан үстерүгә булышлык итә торган объектларны төзү, реконструкцияләү. Оешма шулай ук шундый корылмаларны һәм аларның территорияләрен тәртиптә тоту белән дә шөгыльләнәчәк. Фондның учредителе – ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы.

Зөлфия ГАЛИМ.

 


хәйрия Татарстан президент изгелек

Нет комментариев