Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коммуналь түләүләргә субсидия алу өчен нишләргә?

Агымдагы елның 11 аенда 73 мең гаилә матди ярдәм алган. Аларга 956 миллион сум акча түләнгән.

– Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, ташлама-субсидияләр бирү каралган. Мондый ярдәмгә социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен, яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Агымдагы елның 11 аенда 73 мең гаилә матди ярдәм алган. Аларга 956 миллион сум акча түләнгән. 2023 елда әлеге максаттан 2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк, – ди белгечләр.

Субсидия ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырырга кирәк. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт торакның мәйданына бәйле. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Дәүләттән акчалата ярдәм алганчы, керемнәрне раслап күрсәтергә туры киләчәк. Истә тотыгыз: коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммуналь хезмәтләр