Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коммуналканы кемнәр комиссиясез түләячәк?

Әлеге яңалык кайбер категория гражданнарның чыгымнарын киметү максатыннан кертелде.

Кайсыбер категория гражданнар торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүне комиссиясез башкара. Боларга кемнәр керә?

Быелның 1 июленә кадәр күп кенә банклар, түләү агентлары һәм почта элемтәсе операторлары утка, суга, газга һәм башка коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә комиссия ала иде. Еш кына бу комиссия түләү суммасының 0,2-2 % тәшкил итте, – дип аңлата юрист Николай Попов. - Әмма хәзер комиссия түләвеннән азат ителә торган льготниклар исемлеге билгеләнде. Исемлеккә:

- күп балалы ата-аналар,
- инвалидлар,
- пенсионерлар,
- хәрби хәрәкәтләр ветераннары.
- шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, һәлак булганнарның, Бөек Ватан сугышы инвалидларының, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары кергән.

Әлеге яңалык кайбер категория гражданнарның чыгымнарын киметү максатыннан кертелде. Чөнки июль аеннан торак-коммуналь хуҗалык тарифлары артты.  Алар төбәкләргә карап 4-15% индексацияләнгән, дип хәбәр итә https://omet-rb.com. Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача алганда – 10,8 процентка, шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә 15,7 процентка кадәр артты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев