Композитор Гөлназ Закирова: «Иҗат кешеләре белән яшәү җиңел түгелдер...»
«Әниемә әйтер сүзләрем бар...»
– Әнием Сания Малик кызы Закирова гомере буе укытучы булып эшли. Ул бүген дә яраткан хезмәтендә – Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә балаларга белем бирә. Әниебез эштә генә түгел, өйдә дә укытучы. Ул бик ярдәмчел, ягымлы, шул ук вакытта бик таләпчән, балаларын чын күңелдән ярата торган әни. Беркайчан да безгә җил-яңгыр тидермәде. Әти белән алар безне бик дөрес тәрбияләделәр, тәрбия алымнарын хәзер без балаларыбызны үстергәндә кулланабыз.
Безнең гаиләдә татар теле хакимлек итә. Бу буыннардан-буыннарга мирас булып күчә. Абыемның һәм минем гаиләм татарча сөйләшә. Улым рус мәктәбендә укыса да, туган телебездә шигырьләр сөйләп бәйгеләрдә җиңә. Кызыбыз Ләйләнең дә теле татарча ачылды.
Әнине укучылары да хөрмәт итеп «әниебез» дип йөртәләр. Әни үзенең чыгарган укучылары белән дә даими элемтәдә тора. Аларның уңышларына сөенеп яши.
Әниебезгә иҗат кешеләре белән яшәү җиңел түгелдер. Әмма ул аны беркайчан да сиздермәде, киресенчә, әтием белән минем иҗатыма ярдәм итте. Әтиемнең җырларын ул беренче тыңлаучы һәм кирәк вакытта киңәшләрен дә бирүче булды. Мин инде әниемә әзер продукт кына тәкъдим итәм. Иҗат җимешләрем әниемә ошый. Димәк, мин дөрес юлда.
Әниләр көненә яңа җыр яздым. Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева шигыренә «Әни» җырын Илзирә Ибраһимова башкаруында ишетерсез.
Әниле-әтиле булу – зур бәхет. Бәхетебез озын гомерле булсын иде. Форсатттан файдаланып барлык әниләрне иң кадерле бәйрәмебез белән котлыйм. Барыбызга да гомеребез буена бәхетле, кадерле, яраткан әни булып яшәргә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев