Композитор Рөстәм Хәйруллин турында китап кайчан чыга?
Виталий Агапов булышырга вәгъдә биргән иде.
Композитор, музыкант Рөстәм Хәйруллинның вафатына 14 ел тула. Аны татар җәмәгатьчелеге «Энергетик» мәдәният сараеннан соңгы юлга озаткан иде.
Мәрхүмнең үзе, аның иҗаты, татар мәдәнияте үсешенә керткән өлеше турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Рөстәм Хәйруллин моңа чыннан да лаек иде.
Хушлау мәрасимендә Татарстанның халык артисты Виталий Агапов: «Рөстәм Хәйруллин турында китап чыгарырга кирәк. Бу эштә үзем финанс ярдәм итәм», – дигән иде.
Бу зур эшкә Рөстәмнең хатыны җырчы Гөлдания Хәйруллина алынды. Ул иренең иҗатташ дусларыннан, җырчылардан, шагыйрьләрдән истәлекләр туплады һәм китапны әзерләп типографиягә тапшырды.
Гөлдания ханымнан әлеге китапның язмышы турында сораштым.
– Китапның чыгуын көтәбез. Рәссам Радмир Ахияров рәсемнәрне ясап бетерә алмый. Бик нык тырыша. Аллаһы боерса, фотолы, бик затлы китап чыгарга тиеш. Рөстәмебезнең рухы шат булыр дип өметләнәбез, – диде иренең иҗади мирасын киләчәк буыннарга тапшыруда зур эшләр башкарган җырчы Гөлдания Хәйруллина.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев