Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшче Рәнис Гыйләҗетдинов тагын машина отты

«Рәнискә тиңнәр булмады», - ди тренеры Илнур Хәйбуллин.

Мәскәүдә милли бәйрәмебез - Сабантуй узды. Аның кысаларында башкалада билбаулы көрәш буенча Дөнья Кубогы турниры оештырылды. Биредә илебезнең төрле почмакларыннан йөзләгән спортчы катнашты. Чаллы данын Рәнис Гыйләҗетдинов һәм Радик Сәлахов (тренерлары Илнур Хәйбуллин) яклады.

"Без Мәскәүгә 4 июль көнне килеп урнаштык. Ял иттек. Җомга көнне келәмгә чыктык, егетләр көрәште, тренировкалар уздырдык. Шимбә, 6 июльдә, абсолют авырлык категориясендә җиңү яулаган спортчылар арасында финал ярышлары булды. Төп приз - Лада Гранта машинасы иде. Аның өчен 8 көрәшче бил алышты.  Рәнис Гыйләҗетдиновка тиңнәр булмады. Ул җиңү яулады. Радик Сәлахов үз авырлык категориясендә беренчелекне, Ленар Садыйков 3нче урында калды", - дип сөйләде безгә тренер Илнур Хәйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев