Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Көрәшкә нигә иртәрәк килмәдем икән?» - ФОТОЛАР

Чаллының «Витязь» спорт комплексында «Профит» компанияләр төркеме призына татарча милли һәм грек-рим көрәше буенча ярышлар узды.

Чарада Чаллы мэры ярдәмчесе Рамил Хәлимов, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, шәһәр торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләренең сыйфатын контрольдә тоту идарәсе директоры Азамат Вилданов, татарча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев һәм башка зур кунаклар катнашты. 

Көрәш башланганчы Марсель Мингалимов Рамил Хәлимовка безнең шәһәрдә көрәшне популярлаштыруда зур өлеш керткәне өчен рәхмәтләрен белдерде. «Сез эшләгәннәрне белеп, тоеп торабыз. Сездәге энергиягә сокланырлык. Әллә үзегез дә көрәш белән шөгыльләнә башлыйсызмы?» – дип шаяртып та алды.

Соңыннан Рамил Мәрванович татарча көрәш буенча тренер Илгиз Шәмсевәлиевка Россия спорт министрының Рәхмәт хатын тапшырды. Башка тренерлар һәм атаклы спортчылар да бүләкләнде.  

– Бүген чыннан да спорт бәйрәме! Бу ярышларда катнашырга теләк белдерүчеләрнең елдан-ел артуы да сөендерә. Форсаттан файдаланып, матур җылы, заманча җиһазландырылган залларда шөгыльләнергә мөмкинлек тудырганнары өчен Марсель Завидовичка, Чаллы шәһәре хакимиятенә рәхмәт әйтәм. Спортчыларга бер генә теләк: ел буе спортзалдан чыкмыйча әзерләндегез, тренировкалар ясадыгыз, хәзер нәтиҗәсен лаеклы күрсәтегез, травмалар алмагыз. Барыгызга да уңышлар! Матур көрәш булсын, – дип теләде Чаллының татарча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев.    

Ярышларда Татарстанның шәһәр-районнарыннан 200дән артык спортчы бил алышты. Көрәш өч келәмдә барды. Ярышларга килә алмаучылар көрәшне Youtube каналыннан туры эфир аша карый алды. 

– Татарча көрәш белән узган ел кыш көне шөгыльләнә башладым. Бик ошый. Нишләп иртәрәк килмәгәнмен икән дип тә уйлыйм. Тренерым – Рөстәм Сәлимханов. Атнасына өч тапкыр «Витязь»га килеп, аның җитәкчелегендә тренировкалар үтәм. Мондый зур ярышларда беренче тапкыр гына катнашам, бик дулкынланам. Көрәшчеләр бик күп. Араларында кече яшьтән үк көрәш белән янып йөрүчеләр бар. Әмма мин дә бирешергә уйламыйм. Үз-үземне күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бу! Турнирда әйтеп бетерә алмаслык энергия бар, бу миңа алга таба көрәшергә стимул бирә, – дип сөйләде Чаллының 4нче мәктәп укучысы Азамат Талипов. 

– Көрәш белән былтыр сентябрьдә шөгыльләнә башладым. Шулай ук  футболга да йөрим. Ике спорт төрен бергә алып барырга бер дә кыен түгел. Җитешеп барам, әле укуны да онытмыйм! Чаллыда узган көрәш ярышларында катнашканым бар. Берсендә – беренче, икенчесендә өченче урын алган идем. Җиңгәч, әлбәттә, бик рәхәт, күңел сөенә, үз-үзеңә ышаныч арта, тагын һәм тагын җиңәсе килә. Егетләргә бик кирәкле спорт төре бу, көчле дә, чыдам да булырга өйрәтә, – ди 11нче мәктәп укучысы Максим Сухачев.   

Ярышлар бик киеренке барды. Җиңүчеләргә кубоклар, медаль-дипломнар тапшырылды. 

/ Гөлия Ибатуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев