Корбан бәйрәме эшләми торган көн булачак
Яңалыклар тасмасы

Корбан бәйрәме эшләми торган көн булачак

Татарстан Республикасы Президентының «2022 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 9 апрель, 256 нчы номерлы Указы нигезендә, 9 июль – Корбан бәйрәмен үткәрү көне – эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Шулай итеп, 2022 елда 8 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев