Корбан гаете узачак урынны кинологлар тикшерәчәк
Чаллыда бәйрәм көннәрендә күреләчәк куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр.
28 июньнән 30 июньгә кадәр бөтендөнья мөселман халкы Корбан гаете билгеләп үтәчәк. Чаллыда мал чалу урыны итеп, узган елдагыча, Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты территориясен билгеләделәр. Бәйрәмгә төрле шәһәр-районнардан эшмәкәрләр килүе көтелә. Корбан чалырга теләүчеләр дә чират тезеләчәк. Шуңа күрә куркынычсызлык чараларын күрүгә шәһәрдә зур игътибар биреләчәк.
Корбан чалу урынын кинологлар тикшереп чыгачак. Бәйрәм көннәрендә хокук сакчылары тәүлек буе кизү торачак. Халыкны мәйданга тикшереп кенә кертәчәкләр. Бу хакта Эчке эшләр министрылыгының Чаллыдагы идарәсе башлыгы урынбасары Раил Нәҗмиев хәбәр итте.
“Узган елларны исәпкә алсак, чарада 4 меңнән артык кеше катнаша. Корбан гаетен оештыру вакытында Чаллының Эчке эшләр идарәсе тәртип һәм куркынычсызлык саклау, террористик һәм экстремистик күренешләр кылуга юл куймау буенча чаралар күрәчәк, - ди Раил Нәҗмиев.
Тәртип һәм юл куркынычсызлыгын полиция, Росгваридия, муниципаль һәм шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре тәэмин итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев