Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корбан малы сөякләрен кая куярга?

28 июнь бар мөселман дөньясы изге бәйрәмебез – Корбан гаетен билгеләп үтә.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Зөлхиҗҗә ае башланды. Әлеге айның атамасы «Хаҗ» сүзеннән алынган. Бу чорда мөселманнар иманның биш баганасының берсе булган Хаҗ сәфәрен кыла. Зөлхиҗҗәнең тәүге ун көнендә мөселманнар ураза тотарга, күбрәк дога-зикерләр укырга, игелекле эшләр кылырга омтыла. Бу айның 9нчы көне Гарәфә дип атала һәм гыйбадәтләр кылу өчен елның иң яхшы вакыты булып тора. Чөнки бу мизгелдә барлык догалар кабул ителә һәм Аллаһка ялваручыларның гөнаһлары кичерелә. Ә инде әлеге айның 10нчы көнендә (28 июнь) бар мөселман дөньясы изге бәйрәмебез – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу көнне инде, мәгълүм булганча, хәле җиткән мөселманнар корбан чала. Әлеге гыйбадәтне җиренә җиткереп башкару өчен махсус кагыйдәләрен дә белү шарт. Түбәндә сезгә нәкъ менә шуларга кагылышлы сорауларга җаваплар тәкъдим итәбез.

– Корбанны кемнәр чалырга тиеш?
– Корбан чалу дигәндә, бездә шундый нәрсә бар: фәкать мулла яки укый белә торган кеше генә чалырга тиеш дип әйтәләр. Бу алай түгел. Әлеге гамәлне ихлас күңелдән һәр мөселман кешесе башкара ала. Чалганда: «Бисмилләһи Аллаһү әкбәр»  дип әйтергә кирәк. Ике рәкәгать намаз уку да таләп ителми. Әгәр дә тели икән, савабы булсын дип укый ала. 
– Корбанны вәкаләт биреп башка кешедән чалдырырга буламы?
– Корбанны, югарыда телгә алганча, башка берəүгə вəкалəт биреп чалдыртырга була. Ник дигəндə, корбан ул – мал белəн кылынган гыйбадəт. Ə мал гыйбадəтлəрендə, мəгълүм булганча, вəкалəт бирү рөхсəт ителə. Корбан чалырга уйлаган кеше вəкалəтен үзе яшəгəн төбəктəге берəүгə бирə алган кебек, башка җирдəге бер кеше яки оешмага да тапшыра ала. Вəкалəт телдəн яки язмача, я булмаса, телефон, интернет һəм башка шуның кебек элемтə чаралары аркылы да бирелергə мөмкин. Корбан чалган яки вəкалəт биреп чалдырган кешегə, ул иттəн авыз итәргә кирәк дигəн шарт юк.
 – Мал ничә кеше исеменнән  чалына?
– Сыер белəн дөягə җидегə кадəр кеше уртак була алса да, сарык белəн кəҗə бер кеше исеменнəн генə чалына. Бу хайваннарда уртаклык рөхсəт ителми. Шунысы мөһим: уртакларның барысында да корбан чалу нияте булырга тиеш. Араларыннан берсе генə булса да ит алу яки башка берəр ният белəн катнашса, барысының да корбаннары яраксызга чыга.  
– Корбанны гаилә әгъзалары исеменнән чалырга буламы? 
– Әгәр ир, хатын һәм балалар уртак бер корбан чала икән, шул корбан ел саен гаилә башлыгы, ягъни ир кеше исеменнән чалынырга тиеш. Пенсия яшендәге әти-әни яшьләр белән бер йортта бергә яшәп тә акчаларын үзләре тоталар икән, шул өлкәннәр корбанны үз исеменнән аерым чалырга (яки акчасын бирергә) тиеш була. Пенсияләре яшьләрнең хезмәт хакы белән уртак гаилә бюджетында тотылса, бөтен гаиләгә бер корбан чалу җитә. 
– Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүләргә?
– Гадәттә, өчкә бүлеп, бер өлешен гаиләңә калдырырга, бер өлешен туганнарга яки күршеләргә таратырга, йә булмаса аш үткәрергә һәм өченчесен мохтаҗларга бирергә кирәк. Әмма киләсе айга ит алырга акча ягыннан кысынрак була дип уйласаң, өч өлешен дә үзеңә калдырырга була. 
– Корбан итен ничә көндә таратып бетерергә кирәк?
– Аны шуның кадәр көн эчендә таратып бетерергә дигән шарт юк. Ничек булдыра аласың, шулай эшлисең.
– Корбан малы сөякләрен кая куярга?
– Ислам динендә корбан сөяге изгеләштерелми һәм башка вакытта чалынган малның калдыклары нишләтелсә, бу юлы да шулай хәл ителә. Халык арасында таралган «корбан сөяген эткә яки песигә бирергә ярамый» яки «аны өй түбәсенә ташларга кирәк» кебек фикерләр дөреслеккә туры килми (шәригатьтә мондый күрсәтмәләр юк). Әлбәттә, каядыр аяк астына чыгарып атуга караганда, эткә бирү яисә аулак бер җирдә күмеп кую хәерлерәк. Корбанлыкның тиресен, гадәттә, мал тиреләрен җыючыларга тапшырып, акчасын берәр мохтаҗ кешегә садака итеп бирәләр. Андый җыючылар юк икән, сөяк белән эш иткән кебек гамәл кылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан чалу