Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус беркая да китмәде

Җитәкче профилактика чараларын үтәргә, йокы режимын сакларга киңәш итте.

Башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов матбугат конференциясендә сезонлы авырулар турында сөйләде һәм чирне дәвалаганчы, профилактика чараларын үтәргә кирәк дип искәртте.

– Сентябрь аенда 5 000 кискен респиратур вирус инфекциясе (ОРВИ) теркәлгән. Бу эпидемия чигеннән 25-28 процентка кимрәк. Октябрь башында авыручылар сентябрьгә караганда 9 процентка артык.  Бу да эпидемия чигеннән 20 процентка түбән. Бер грипп очрагы теркәлгән. Ковид та бар. Ул беркая да китмәде. Хәзер омикронның төрле штаммнары «йөри», аның билгеләре ОРВИныкы кебек, – диде ул.

Җитәкче сезонлы авыруларга каршы торуның иң нәтиҗәле чарасы дип вакцина ясатуны әйтте. Авыраган кешеләргә беренче билгеләр күренүгә табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. 

«Хәзер прививка ясату өчен кулай вакыт. Поликлиникаларда Совигрипп, Флю-М һәм Ультрикс квадри вакциналары җитәрлек, алар гриппка каршы иммунитетны формалаштыра», – дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация ковид сәламәтлек саклау