Коронавирустан вакцинаны ничек һәм кайда саклаячаклары турында сөйләделәр
ЭпиВакКорона» Цельсий буенча -2дән алып -8 градуска кадәр температурада сакланырга тиеш
Татарстанда коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының сынау партиясен саклау өчен суыткыч камералары әзерләнгән. Препарат өчен Цельсий буенча -2дән алып -8 градуска кадәр температураны сакларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Татарстанда вакцинаны тиешле тәртиптә тоту өчен урыннар әзер. Барлык суыту камералары һәм суыткычлар әзерләнгән», - диде спикер.
Препаратны республикага махсус транспортта алып кайттылар, анда да кирәкле температура сакланган, дип өстәде Роспотребнадзорның ТР идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев