Коточкыч фаҗига: 4 кеше гомере өзелде
Цемент ташучы машина светофорга туктаган автомобильләргә килеп менде.
Татарстанның Апас районында юл-транспорт һәлакәте булды. Цемент ташый торган машина җиңел автомобильләр өстенә менә. Нәтиҗәдә 4 кеше һәлак була.
Якынча мәгълүматлар буенча, 21 апрель төнендә Казан-Буа-Ульяновск трассасының 58нче километрында, Апас районы Кече Күккүз авылы янында цемент ташучы «FOTON» машинасы шоферы куркынычсыз тизлекне сайламау аркасында «Лада Веста», «КАМАЗ» һәм «Sollers ST» машиналары белән бәрелешә. Бу машиналар күпердә светофорның кызыл утына туктаганнар.
Нәтиҗәдә 4 кеше – «Лада Веста» һәм « Sollers ST» машиналары шоферлары һәм пассажирлары һәлак була.
Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Урынга Апас районы прокуроры Зөфәр Абитов барган. Тикшерү эшләре башланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев