Ковидтан савыкканнарга акча түлиләр, имеш
Мошенниклар яңа алдау ысулы уйлап тапкан.
Подмосковьеда яшәүче пенсионер хатынга ковид белән авырганы өчен 3 мең сум акча вәгъдә иткәннәр. Әмма нәтиҗәдә хатын 300 мең сумыннан колак каккан.
Мошенниклар тозагына Люберцыда яшәүче пенсионер хатын эләккән. Акчаларын югалткан хатын сүзләренчә, аңа бик “ягымлы тавышлы” хатын шалтыраткан. Трубканың теге очындагы хатын пенсионерның исем-шәрифләрен, яшәү, эш урыннарын яхшы белгән. Ул үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган һәм шатлыклы хәбәр җиткергән – имеш, пенсионер хатынга совет чорында эшләгән еллар өчен 19 мең сум выслуга һәм ковид белән авырганы өчен ярдәм формасында 3 мең сум компенсация тиеш.
Көтмәгәндә алачак түләүләргә пенсионер хатын сөенгән, әлбәттә. Ул тыныч күңел белән телефонына килгән код һәм парольләрне әйтеп салган. 15 минут эчендә хатынның банк картасындагы 340 мең сум акчасыннан җилләр искән. Ә “ягымлы тавышлы хезмәткәр” башкача элемтәгә чыкмый башлаган, дип хәбәр итә https://omet-rb.com.
Алданган пенсионер хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү оештырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев