Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар акчаны тиз генә үзләштерә алмаячак

Дәүләт Думасында закон проекты карала.

Россиядә мошенниклардан алданып, фатирсыз калучылар, кредит алучылар саны артты. Шул сәбәпле Дәүләт Думасы депутатлары яңа закон проекты кабул итмәкче. Аның буенча, кредит алу өчен вакыт биреләчәк. 50 мең сумнан 200 мең сумга кредит алучыларга - 4 сәгать, 200 мең сумнан да күбрәк алучыларга 48 сәгать көтәсе була. Бу вакытта кеше мошенник тозагына эләгүен аңлап, кредит алудан баш тартырга мөмкин.

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин бу проектны хуплады. Узган ел Россия халкы алган кредитларның яртысы шундук җинаятьчеләр кесәсенә киткән. Закон проекты кредит бирүче һәм микрофинанс оешмаларына да өстәмә бурычлар йөкли. Транзакцияләр үткәрү алдыннан алар мошенниклардан саклану өчен тикшерү чаралары уздырырга тиеш булалар. Закон проектын Дәүләт Думасында январь аенда карап бетерергә ниятлиләр. Проект беренче укылышта кабул ителде. 

Гүзәл Шиһапова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклык Канун