Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кредитны түләп бетермәдем - коллекторлар судка бирде

Мондый очракта нишләргә? «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау. Сигез ел элек мин телефон сатып алыр өчен банктан кулланучылар кредиты алдым. Өлешләп түләдем, соңрак түләми башладым һәм бурычның бер өлеше калды. Кредитны түләү срогы ике ел иде. Хәзер коллекторлар мине судка биргән, утырыш көне билгеләнгән. Шансларым бармы һәм бу ситуациядә нишләргә була?

Җавап. Дәгъва вакыты (срок давности) – ул кредиторга судка мөрәҗәгать итү өчен бирелгән вакыт. Әлеге вакытны исәпләү буенча гомуми кагыйдәләр бар, алар РФ гражданнар кодексында билгеләгән. Дәгъва вакыты бурычлы кешенең килешү буенча йөкләмәсен үтәмәгән һәм бурычын түләргә соңга калган көннән алып өч ел тәшкил итә. Түләүләрнең вакытында башкарылуын суд тикшерә, тик ул моны җавап тотучы кешедән гариза булган очракта гына эшли. Шулай булгач, сезгә утырыш билгеләнгән судка дәгъвачының мөрәҗәгать итү вакыты узганы турында гариза язып тапшырырга кирәк. Суд дәгъва вакытын тикшерәчәк, әгәр чыннан да аның үткәне ачыкланса, дәгъвачының мөрәҗәгәте кире кагылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев