Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күренекле музыкант Денис Мацуев Чаллы талантларын барлый

Чаллыга Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» хәйрия фонды педагоглары килә.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин тәкъдиме һәм автогигантның ярдәме белән Чаллыга Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» хәйрия фонды педагоглары килә. 12 мартта алар сәнгать көллиятендә һәм сәнгать мәктәпләрендә укучылар өчен мастер- класслар үткәрәләр.

Бишенче ел рәттән «Яңа исемнәр» хәйрия фонды президенты, РФның халык артисты Денис Мацуев белән бергә киләчәктә тормышларын профессиональ музыкага багышларга теләгән Чаллының талантлы укучылары һәм студентлары сайлап алына.

Чаллының талантлы яшьләре П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе директор урынбасары Дарья Рябова (фортепиано); Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе укытучысы,  «BBC Introducing» артисты, Иосиф Пуриц (баян/аккордеон); Россиянең халык артисты, Россия дәүләт зур театр артисты Петр Глубокий (академический вокал); Россиянең атказанган  рәссамы Сергей Сиренко (рәсем сәнгате) дан торган жюри алдында имтихан тотачак.

13 мартта 5нче музыка мәктәбендә сайлап алу туры була.

Бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә 2022 ел стипендиаты таныклыгы һәм Суздальда узачак «Яңа исемнәр» XXX халыкара җәйге иҗат мәктәбенә чакыру тапшырылачак. Лагерьгә барып кайтырга С.Когогин һәм автогигант ярдәм итә.

Фото: татар-информнан алынды

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орган музыка балалар концерт камаз