Куадыда тырыш, ярдәмчел кешеләр яши
Бу авылда кешеләр барлык игелекле гамәлләрне үзләре белеп башкаралар.
Без, «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе хезмәткәрләре, басмабызны яздыручыларга һәрвакыт хәер-хаклы. Чаллыда яшәп, Тукай районы Куады авылында фельдшер булып эшләүче Миләүшә Фәрдиева: «Куадыда искиткеч әйбәт, тырыш, ярдәмчел кешеләр яши. «Ак әбиебез – Мөнәздилә Хафизова турында языгыз әле. Ул «Шәһри Чаллы»ны яратып укый. Чаллы халкы да аның турында белсен », – дигәч бу авылның мөхтәрәм кешеләре белән очрашу теләге күптәннән бар иде инде. Тик коронавирус аркасында бу эш кичектерелде. Ниһаять, ямьле май көнендә без әлеге авылда булып кайттык.
Башта авыл үзәгендәге мәчетә кердек. Биредә Илсөя һәм Фәнир Хәсәншиннар авыл халкын рухи яктан баету, аларны дингә тарту буенча тырышып эшлиләр. «Көзгә дин сабакларын яңартып җибәрәбез. Аллаһка шөкер, авыл халык үзе теләп йөри», – ди Илсөя ханым.
Ул үзе гомере буе балаларга белем биргән, лаеклы ялга чыккач изге эшкә алынган: кешеләргә Ислам дине нигезләрен, намаз укырга өйрәтергә алынган. «Илсөя апа башта мине мәктәптә укытты, аннары аңардан дин сабаклары алдым. Хәзер бергәләп авыл халкын әхлаклы, тәрбияле итү юнәлешендә эшлибез», – ди авыл старостасы Фатыйма Таҗетдинова.
Бу авылда кешеләр барлык игелекле гамәлләрне үзләре белеп башкаралар икән. Әйтик, Рәмис Гатин мәчеткә йорт җиһазлары алып биргән, Әхмәдиша Дәүләтшинның нәселләре тавыш көйләү аппаратлары, микрофоннар куйганнар. Мәчетнең коймаларын буяп, чәчәкләр утыртканнар. Айрат Сөендековлар су кертергә булышканнар. Фатыйма ханымның туганнары һәм авыл халкы мәчеткә келәмнәр, намазлыклар бүләк иткән. Фельдшер Миләүшә Фәрдиева да изге эшкә даими рәвештә үз өлешен кертә. 12-15 мөслимә мәчетне, аның территориясен җыештырып, тәртиптә тоталар.
– Безнең авыл халкы бик бердәм. Гаиләдә шатлыклы вакыйга булса, бергә сөенәбез. Берәр кеше вафат булса, бергәләп зиратка барып кабер казыйбыз. Мәрхүмне Ислам дине кануннары буенча соңгы юлга озатабыз. Кайбер авылларда кабер казырга кеше таба алмыйлар бит.– ди авыл имамы Фәнир Хәсәншин. – Җәйге ялда авыл җирлеге җитәкчелере белән бергә балалар өчен лагерь оештырырга җыенабыз. Балаларны уйнатып, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтеп, намазга өйрәтергә телибез. Максатыбыз: балаларыбызны иманлы, тәрбияле итеп үстерүгә өлеш кертү.
Куады халкы чыннан да бердәм һәм тырыш. Шуңа күрә авыллары – төзек, матур, ә кешеләре иманлы, нурлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев