Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кулсыз-аяксыз Вероника “Татарстан энҗесе” бәйгесендә җиңү яулады

Шәһәрдәшебез, кулсыз-аяксыз Вероника Лазарева физик мөмкинлекләре чикле кызлар арасында узган "Татарстан энҗесе" бәйгесендә җиңү яулады. Ул данлыклы "Титаник" фильмындагы җырны инглиз телендә җырлады. Синтезаторда үзе уйнап жюрины таң калдырды. Һәм җиңү яулады. Күп санлы бүләкләрдән тыш, Верониканы "ВИА Гра" төркеменең элеккеге солисты Анна Седокова үз студиясенә җыр яздырырга чакырды.

"Татарстан энҗесе" бәйгесе репсубликада ел саен уздырыла. Аның максаты - физик мөмкинлелкәре чикле кызларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү, алар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү. Быелгы бәйгедә респбуликабызның төрле төбәкләреннән 10 кыз катнашты. Аларны барысын да язмыш төрлечә сынаган, ләкин барысы да тырышлыклары һәм талантлары белән җиңүгә омтыла. Бу бәйгедә Чаллы данын Вероника Лазарева яклый дигән хәбәрне ишеткәч тә, аның шәһәребезгә җиңү белән кайтачагына мин ышандым. Чөнки Вероника күз алдыбызда үсте бит. Кечкенәдән тырышлыгы, үҗәтлеге һәм таланты белән аерылып торды.

Вероника балачагын ятимнәр йортында үткәрде. Чөнки кулсыз һәм аякларсыз туган кызын тәрбияли алудан куркып, әнисе бала тудыру йортында аннан баш тарткан иде. Шунлыктан кыз 7 яшькә кадәр ятимнәр йортында тәрбияләнде. Җырларга, шигырьләр, рәсем ясарга ярата иде. Кечкенәдән төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү арты җиңү яулады. Ятимнәр йортының баш табибы Әлфинур Зыятдинова (урыны җәннәттә булсын) аңа талантын үстерергә даими булышты. Вероника концертларда җырлады. Әлфинур ханым аңа протез аяклар да кайтарткан иде. Ул вакытта нәни кызчыкның шатлыгы эченә сыймады! Ул бии дә башлады. Кыскасы, кечкенәдән үзен-үзе карый башлады. Хәтта ятимнәр йортындагы тәрбиячеләргә нәниләрне тәрбияләргә дә булышты.

Мәктәп яше җиткәч, укытучылар аны ятимнәр йортына килеп укыттылар. Тырышып укыды кыз. Ә язарга өйрәнгәч, Кыш бабайга: "Минем гаиләле буласым килә", - дип хат язды. Вакытлы матбугаттан кызының төрле конкурсларда җиңүен әнисе укып, күзәтеп барган. Аллаһының рәхмәте белән икенче тапкыр кияүгә чыккач, Верноинканың әнисенә ире кызын өйгә алып кайтырга күндерә.

Бүгенге көндә Вероника әнисе, үги әтисе белән яши. Аларга сеңелесен, энесен тәрбияләргә булыша. Аңа инде 19 яшь. Чибәрлеге, тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып тора. Вероника инглиз теле, җыр, музыка һәм рәсем ясау белән шөгыльләнә. Киләчәктә шул юнәлештә һөнәр үзләштерергә хыяллана.

"Татарстан энҗесе" бәйгесендә Вероника Лазарева "Титаник"тагы җырны үзе синтезаторда уйнап, үзе җырлап жюрины таң калдырды. Чаллы кызын аяугүрә басып алкышладылар. Аның бу җиңүе күпләргә үрнәк. Тормыш авырылкларыннан зарланыр алдыннан, кулсыз-аяксыз шәһәрдәшебезнең тырышлыгын, җиңүгә омытлышын видеоязмадан карагыз һәм Аллаһының биргәненә шөкер итеп яшәгез! Ә шәһәрдәшебез Вероника Лазаревага киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын! Юлында изге күңелле кешеләр генә очрап торсын!

Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев