Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кунакханә дә, экскурсия дә, ресторан да – теплоходта сәяхәт итү нәрсә белән үзенә тарта?

Россия елгаларында су транспорты йөри башлау белән теплоход круизлары да старт алды.

Бу — транспорт та, кунакханә дә, ресторан да, экскурсия дә. Чаллының туристик агентлыкларыннан берсендә эшләүче Эльвира Солтанова шундый круизлар оештыра. Ул теплоходларда ял итүнең серләре, маршрутлар, бәяләр турында сөйләде. 
- Эльвира, шәхсән үзеңә теплоходта ял итү нәрсәсе белән ошый?
- Теплоходта сәяхәт иткән кеше генә аның никадәр рәхәт булуын аңлыйдыр. Мин сәяхәтнең бу төрен 20 ел элек үз иттем. Моңа кадәр «Ии, анда бер бүлмә кебек ябык җир инде, бер кая да барып булмый, нәрсәсе бар?», дип уйлый идем. Алай түгел икән. Тәрәз артындагы картина гел алмашынып тора, шәһәрләр, таулар, болыннар, урманнарны карап үтәсең – табигатьнең матурлыгын әйтеп бетергесез. Теплоходта радио бар, методистлар кайсы җирдән үткәнне, анда ниләр барлыгын, кызыклы фактлар сөйлиләр. Ерак җирләргә барсаң шәһәрләрдә туктап шунда экскурсияләргә йөреп була. Барлык уңайлыкларын санап бетереп тә булмыйдыр. 

— Чаллылылар арасында нинди маршрутлар популяр?
— Күбесенчә кыска маршрутлар: Казан—Самара—Казан (2–4 көн), яки Казан—Түбән Новгород—Свияжск—Казан. Берничә шәһәрдә тукталыш була. Кайбер турларга экскурсияләр керә, кайберләрендә — өстәмә түләүле. Без, мәсәлән, үзебез йөрергә яратабыз. Төп кагыйдә — соңга калмаска. Теплоход беркемне дә көтми.

-    Ерак араларга барыр өчен нинди маршрутлар тәкъдим итәсең?
— Мәскәүгә, Ярославльгә (Алтын боҗра) — 7 көн. Әстерханга — 10 көн. Санкт-Петербургка — ике атна. Бәяләре, әлбәттә, бүтәнчә. Ләкин сораучылар бар. Гадәттә, беренче турларга кыскарак маршрутлар сайлыйлар, аннары ерак сәяхәтләргә күчәләр.

— Һава торышы да үзгәрүчән бит, бу  комачауламыймы? 
— Без ел саен май бәйрәмнәрендә йөрибез. Көн еш кына салкынча була. Узган елда яшене дә булды, миңа «Мескенкәйләр, ничек йөрисез анда?» дип кызганып язучылар күп иде. Юк, бер дә күңелсез булмады.  Теплоход эче бик җылы, кондиционер эшли. Яңгырлы көндә палубада йөреп булмый, ләкин теплохода күңел ачу чаралары оештырыла - бүлмәләрдә мастер-класслар, музыка, панорамалы тәрәзәләрдән күзәтеп барасың, тәмле ашыйсың. Шәһәрләрдә яңгырда йөрү уңайсыз, ләкин дождевиклар ярдәм итә. 

-    Теплоходта сәяхәт итү куркыныч түгелме соң, ни дисәң дә, елга уртасында бит ?
-    Безне, тур оешмалары белгечләре буларак, таныштыру өчен алдан чакырып барысын да сөйлиләр. Суднолар да, эшләүчеләр дә сезон ачылыр алдыннан зур әзерлек уза. Рекламалы турларда капитаннар куркынычсызлыкка зур игътибар бирүләрен аңлата. Шуңа куркырга кирәкми, өстәвенә, барысы да иминиятләштерелгән. 

— Теплоходта бәяләр ничек?
— Автобус турлары белән чагыштырганда, круизлар кыйбатрак. Бу — транспорт һәм кунакханә бергә. Эконом-класс теплоходта Казан—Самара—Казан маршруты (өч көнлек, өч тапкыр аш, күңел ачу программасы)  бер кешегә якынча 20 000 сум тора. Каютаның кайда урнашуына, нинди уңайлыклар булуына, туклануга карый. Ләкин мин гел  «Матур елга акча түләсәң-түләмәсәң дә, барысына да бертигез матур» дип әйтәм. 

— Балалар өчен нәрсәләр бар?
— Аерым анимация, балалар аниматорлары, мастер-класслар, балалар дискотекасы. Балалар үз компанияләрендә шундый мавыгып йөриләр, хәтта күренмиләр дә, ишетелмиләр дә.

— Клиентлар — кемнәр? 
— Элек пенсионерлар гына дип уйлаучылар күп иде. Хәзер барлык категорияләр: яшьләр компаниясе, гаиләләр, ялгыз сәяхәтчеләр.  «Үз» теплоходыңны сайлау мөһим, чөнки кайсы тыныч, кайсысы күңелле. Без клиентларның ихтыяҗына карап тәкъдим итәбез.

—  Су транспортында сәяхәт итәргә теләгән туристлар саны артамы?
— Бер тапкыр барган кеше тагын кызыксына. Без ел буе элемтәдә торабыз. Клиентларның сорауларына җавап бирәм, киңәш итәм. Инде августта киләсе елга броньлау башлана. Иртә броньлаганнарга бәяләр дә арзанрак.

— Эльвира, ничек уйлыйсың, Чаллыда пристань төзелеше бара. Бу киләчәктә маршрутларда кулланылырмы?
— Бик көтәбез. Пристань булса, ул тукталыш ноктасы булыр дип уйлыйм. Әмма тулысынча Чаллыдан посадка көтү кыен, чөнки кечкенә шәһәрдән эре теплоходларны «тутыру» авыр. Ләкин бу яңа маршрутлар мөмкинлеген бирәчәк. Мәсәлән, Казаннан Пермь юлы бик матур, Идел белән Чулман елгаларын күреп була, табигать бөтенләй башка. Минем уйлавынча, пристань буш тормаячак. 

Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты тормышка ашырыла.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проектлар