“Күңел” радиосы кайсы авылда Яңа ел оештырачак?
Җирлекләренә танылган радио ди-джейлар килсен өчен Зәй, Сарман, Тукай, Менделеевск, Аксубай, Мамадыш районнары тыңлаучылары көч сынашты.
Чаллыбызның танылган “Күңел” радиосы "Тор-тор-тор шоу" программасында Яңа елга бәйле бәйге игълан иткән иде. Алып баручылар: "Ни өчен бәйрәм нәкъ менә сезнең авылда үткәрелергә тиеш?" - дигән сорауларга бик күп җаваплар алды. Авылларына танылган радио ди-джейлар килсен өчен Зәй, Сарман, Тукай, Менделеевск, Аксубай, Мамадыш районнары тыңлаучылары көч сынашты.Нәтиҗәдә, зур тырышлык куеп, Мамадыш районы Арташ авылында яшәүчеләр җиңеп чыкты
"Безне чакырып язучылар бик күп булды. Зәй районын аерым телгә алып үтәсе килә. Әлеге җирлектә яшәүчеләрдән 20ләп чакыру килде. Тукайлылар да шулай ук актив булды. Ни өчен без әлеге районнарны сайламадык? Зәйгә 24 декабрь көнне Чыршы бәйрәме ачылышына үз программабыз белән барабыз, тыңлаучыларыбыз белән шунда күрешәчәкбез. “Күңел” 67,79 УКВ ешлыгында эшләгәндә элемтәләр ныклы иде, икеяклы мөнәсәбәт иде дисәм дә дөрес булыр. FM га күчкәч, аралар бераз суынып торды, чөнки бу дулкыннар Зәйгә барып җитми иде. Шуңа хәзер ике арадагы куперне яңартачакбыз, алар үзләре дә безгә тартыла, көннән-көн активлаша баралар.
Тукай районы ул "үзебезнеке" дисәк тә була, анда Сабан туйларында катнашабыз, алар үзләре дә безнең концертларга йөри. Әлеге ике район белән безнең элемтәләр урнаштырылган инде, ә менә Мамадыш әле ул безнең өчен ачылып бетмәгән китап кебек. Чөнки анда әле барып җитә алганыбыз юк иде.
Әлеге сораштыруда алар үзләре дә бик актив булды, безнең белән танышасы килүләре, бәйрәмгә сусаган булулары аңлашылды. Ә бит максат та шул - зурлап бәйрәм үткәрелмәгән авылга барып, тыңлаучыларыбызның күңелен күреп кайту. Уйлаштык та, артистларыбыз белән Арташ авылын сайладык. Рәхәтләнеп бер бәйрәм ясап, Кыш бабайлар белән уеннар үткәреп, Мамадыш халкын ял иттерергә исәп тотабыз.
Сораштыруда катнашкан һәр авылга рәхмәтле без, барысы да “ах” итеп торалар, кая гына кайтсак та өрмәгән җиргә дә утыртмаслар иде. Әлеге матур гамәлебез, Аллаһ теләсә, традициягә әйләнеп китәр, дип уйлыйм. Бәйрәмнәр күп бит, шуңа безне зурлап чакырып язган районнарга киләсе елда кайтырбыз, дип ышандырам", - диде "Күңел радиосының җитәкчесе Лилия Мәхмүтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев