Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Күңел” радиосы концертына Илнур Мусин кайта

Аның җырларын радиотыңлаучылар еш сорый икән

1 августта  “Күңел” радиосы оешуга  26 ел. Бәйрәм концертына татар эстрадасының иң популяр 16 җырчы киләчәк. Алар арасында Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Филүс Каһиров, Руслан Кираметдинов, Гүзәлия, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар бар. “Күңел”не котларга Себердән Илнур Мусин да кайтачак. 


“Сигез-тугыз еллар элек радиога иң күп Илнур Мусинның җырларын сорап шалтырата иделәр. Халык аның “ Өзгәләнә җаным”, “Син бит үзең шулай теләдең” җырларын яраттып тыңлады. Аннары ул Себер якларына күчеп китте. “Күңел” радиосының туган көн концертына аның кайта алуы үзе бер вакыйга. Гомумән, бу концерт башкаларыннан аерылып торачак. Әлегә бөтен серләрне дә ачмыйм, әмма сюрпризлар күп була,” – дип уртаклашты радионың баш редакторы Лилия Мәхмүтова. 


Концерт 1 август көнне 18:30да  “Энергетик” мәдәният сараенда булачак. ГЭСта “Күңел” концертын беренче тапкыр үткәрәләр. “Ел да туган көн концерты Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында үтте. Узганыннан соң да бик күп тамашачы киләсен ГЭСта үткәрүебезне сорады. Аларның үтенечен игътибарсыз калдыра алмадык,”- диде “Күңел”леләр.


 Бәйрәм концертына билетлар бер атна элек сатылып беткән. “Шул бәягә урындыкларга булса да урын сатып алыр идек” дип шалтыратучылар бар икән. Сүз уңаеннан, билетлар бәясе 1500 сум булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио Илсөя Бәдретдинова Гүзәлия Филүс Каһиров Иркә күңел күңелрадиосы лилиямәхмүтова русланкираметдинов