Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күпбалалы аналар пенсиягә иртәрәк чыга ала

Бу хакта ТР буенча Россиянең социаль фонды белгечләре хәбәр итте.

Күп бала тәрбияләүче аналар пенсиягә вакытыннан ирәрәк чыгарга мөмкин. Сүз 5 һәм аннан күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. ТР буенча Россиянең социаль фонды белгечләре белдерүенчә, алар пенсиягә 50 яшендә үк чыгарга хокуклы. 3 һәм 4 бала үстерүче аналар элеге хокуктан 56 һәм 57 яшьтә файдалана ала.

Алдан пенсиягә чыгуның үз таләпләре бар. Хатын-кызның 15 ел хезмәт стажы булырга, 23,4 пенсия коэффициенты тупланырга, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләргә, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгән яисә уллыкка алу факты кире кагылмаган булырга тиеш. 

Хезмәт стажын һәм пенсия коэффициентларын sfr.gov.ru сайтындагы шәхси кабинеттан яки дәүләт хезмәтләре порталыннан белеп була. 

Бүгенге көндә Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев