Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күренекле җырчы Нурлатлылар белән очрашуга килә

Нинди чара була?

4 февральдә «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллыда якташлык җәмгыятьләренең очрашулары башланып китә. Быел беренче булып Нурлатлылар очраша.

«Чаллыда Нурлат районыннан чыккан дәрәҗәле кешеләр бик күп. Алар арасында иң данлыклысы Ирек Ишкинеев. Ул – шәһәребездә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе төзеткән, ачкан, озак еллар баш табиб булып эшләгән кеше. Лаеклы ялга чыккач, Сидоровка бистәсендә мәчет ачты. Бал кортлары үрчетте. Дини, акыллы, бик тәртипле кеше иде. Урыны җәннәттә булсын.  

«КамГЭС»ның ПУАТ оешмасында, аннары профсоюз комитетын җитәкләгән Камил Нотфуллинның эшләре дә игътибарга лаек. Ике ел элек арабыздан китсә дә, еш кына сагынып искә алабыз үзен. 
ТР Дәүләт Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов, экология музее директоры Роза Ачамова, фермер Минталип Миңнеханов та   хезмәтләре һәм күркәм сыйфатлары белән Нурлатлыларның гына түгел, республиканың горурланырлык кешеләре. «ЖилЭнергоСервис» ҖЧҖ генераль директоры, шәһәр Советы депутаты, бик тырыш, ярдәмчел Әхәт Галәүтдинов очрашу өчен җан атып, тырышып йөри», – ди якташлар очрашулары оештыручы һәм алып баручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева.

Әхәт Нәсыйхович үз чиратында якташларына мөрәҗәгать итеп: «Якташларыбызны 4 февральдә 14 сәгатьтә очрашуга көтәбез. Бик күп җырчылар чыгыш ясый. Алар арасында Татарстанның талантлы җырчысы, авылдашым Рөстәм Насыйбуллин да бар. Килегез, бер очрашу үзе бер гомер», – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу якташлык