Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Күз ачып йомганчы кызым һәм улым йортсыз калды»

Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күргән Рима Ковалёва «Шәһри Чаллы»га бүгенге хәлләре турында сөйләде.

"Ул көнне, 5 апрельдә балалар миндә булды. Мин алардан километр ярым ерактарак торам. Улым да, кызым да СНТ Газовикның үзәгендә яшиләр. Кызымның туган көнендә өстәл әзерләп, барысын да үземә чакырдым. Су басачагын чамалап, балалар өйләрендәге әйберләрен, урындыкларын өстәл өстенә күтәреп киттеләр. Әмма болай ук булыр дип берәү дә уйламады. Төнге 11дә ишегалларындагы су тездән иде. 6 апрель төнге сәгать икеләрдә астагы 3 урамга, шул исәптән безнекеләргә инде үтәрлек түгел иде. Икенче көнне өйләренә көймә белән генә барып килделәр. Ул вакытта өй эчендә су билдән иде", - ди борчулы ханым. 

Рима Ковалёваның балалары көн дә булдыралганча өйләренә барып киләләр икән. Кичә дә йорт тирәләреннән ураганнар. "Су яхшы гына чигенә. Әмма бөтен урамнарга да җәяү үтәрлек түгел. 13 ел яшәп мондый нәрсә күргән юк иде. Йортта хәзер бар нәрсә дә суда. Әйберләр, киемнәр яраксызга әйләнде. Күпме ремонт көтәсе?! Уйларга да куркыта, - ди Рима Ковалёва. 

Поселокта калырга уйлыйсызмы дип сорамый булдыра алмадым. "Монда балаларга да, үземә дә бик ошый иде. Кайдадыр күченеп китүне күз алдына да китермим", - ди әңгәмәдәш. 

Рима ханымның 10 яшьлек оныгы бар. Кызы әле студент, кияүдә түгел. Кечкенә улы үзе белән яши, аңа 14 яшь.

Чаллыда Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды. Бу хакта монда язган идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев