Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күзе сукырайган Чаллы пенсионеры хәзер вак хәрефләрне дә күрә

5нче хастаханә табиблары катлаулы операция ясады.

Чаллыда яшәүче Татьяна Якимованың күзләре елдан-ел начар күрә. Нәтиҗәдә берсе бөтенләй күрми башлый. Шәһәрнең 5нче хастаханә табиблары аңа операция ясый.

“Аптекадан тамчылар алдым, ярдәм итәр дип уйладым. Тик кисәк кенә бик нык, аңымны югалтырлык башым авырта башлады. Мине ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып килделәр, неврология бүлегенә салдылар”, - дип сөйли 63 яшьлек шәһәрдәшебез.

Табиб пациентны офтальмология бүлегенә күчерә. Икенче көнне Николай Михайлов операция ясый.

“Сузарга ярамый иде. Катаракта нәтиҗәсендә сул күзнең эчке структурасы алга чыккан һәм икенчел глаукома барлыкка килгән. Шул сәбәпле күз басымы күп тапкырга күтәрелгән, күз тирәсендәге мускуллар шешкән, ә бу бик нык авырту биргән”, - ди табиб Николай Михайлов.

Операция вакытында катарактаны алалар һәм интраокуляр линза урнаштыралар. Ике айдан шул ук хәл кабатланмасын өчен пенсионерның уң күзенә дә операция ясарга кирәк булачак. Татьяна ханымның очрагы – уникаль. Мондый вакытта күзне, бигрәк тә күрү сәләтен саклавы авыр. Хәзер пациент туганнарының йөзен күрә башлаган, үзе кибеткә йөри, иң вак хәрефләрне күрә һәм табибына рәхмәтләр укый.

Фотолар 5нче хастаханәнең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев