Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күзкәйдә кабак бәйрәме уздырганнар

Тукай районы Күзкәй авылы китапханәсендә «Кабак бәйрәме» уздырдык. Чарабызга «Хатирә» клубына йөрүчеләр җыелды.

Аш-су остасы, гомере буе больницада пешекче булып эшләгән Рәзилә Муллахмәтова кичәгә тутырган кабак пешереп алып килгән. Мәскәүгә алып барып күргәзмәгә куярлык, диделәр катнашучылар бу ризык турында. Кичә барышында ул безне матбугат битләрендә чыккан «Кабаклы рецептлар» белән дә таныштырды.

Үзе язган шигырьләрен укып очрашуларыбызны бизәүче Хәмдия Акмалова бу юлы быелгы коры елда суга тилмергән «Кабак монологы»н сөйләп күңелләрне күтәрде. Ул әзерләп килгән кабак ашы да телеңне йотарлык иде. Хәмдия ханым бик теләп үз рецепты белән уртаклашты.

«Кабак бәйрәме»нә шушы көннәрдә генә 76 яшен тутырган, гомере буе колхозда сыер сауган «Югары савым остасы», «Хезмәт даны» ордены иясе Әлфия апа Бәдертдинова да килгән иде. Ул үзенең чыгышында сугыштан соңгы елларда кабакның бик тә кадерле булуын, бәрәңге белән рәттән аны да бик күп куллануларын бәян итте. Кабак үстерү серләре белән уртаклашты.

Тәгъзимә ханым үзе үстергән кабак һәм ташкабакларны матур итеп киендереп, ясап, чәчәкләр белән бизәп алып килгән иде. Дамира, Тәзкирә һәм Вәсилә ханымнар үстергән көзнең соңгы матур чәчәкләре өстәлебезне тагын да бизәде. 

Кабактан нинди генә ризык әзерләмәгәннәр авылым уңганнары: кабак мантые, кыстыбые, коймак-белене, бөккәне, согы, вареньесы. Тәнзилә, Равилә һәм Разыя ханымнар һәрберсе әзерләп килгән ризыкларның рецепты белән уртаклаштылар.

Нинди генә кабаклар юк! Бер башы куе яшел, икенче башы сап-сары озынча кабакның сортын белүче табылмады. Ә кабак төшенең файдасын сөйләп кенә бетерерлек түгел. Шулай итеп авылда иң күп кабак үстерүчене дә, иң зур кабак үстерүчене дә ачыкладык, бүләкләр тапшырдык. Фатих Хөснинең «Кабак» хикәясен укып, күршеләребезне барладык. Табигать турында халык мәкальләре, авыл тарихы, китап геройлары турындагы уен-ярышлар белән үрелеп барган очрашуыбыз чәй өстәле артында бик озак дәвам итте. 

Тәнзилә Шәйхнурова.
Тукай районы Күзкәй авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев