Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күзләре күрмәүче Чаллы егетенә уникаль операция ясадылар

«Мин Россиядә кулга мондый төр протез куелган беренче пациент”, - диде Рамил Гобәйдуллин.

Күзләре күрмәүче Чаллы егете Рамил Гобәйдуллинга Росиядә әле моңарчы бер тапкыр да үткәрелмәгән операция ясадылар. Пациентның кулына БСМП хирурглары Илья Морогов һәм Марат Шәрәфетдинов гемодиализ шунты, ягъни ясалма кан тамыры протезы куйдылар. Бу хахта безгә шәһәрдәшебез үзе шалтыратып хәбәр итте.

“Операция 2 сәгатьтән артык дәвам итте. Мин аңымда булдым, табибларны ишетеп яттым. Аларга зур рәхмәт. Барысы да яхшы үтте. Мин Россиядә кулга мондый төр протез куелган беренче пациент булдым”, - диде Рамил безгә. 

Инде хәбәр иткәнебезчә, шәһәрдәшебез кечкенәдән шикәр чире белән авырый. 2007 елда әлеге авыру аны күрү сәләтеннән мәхрүм итә, 2019 елдан ул атнасына 3 тапкыр гимодеализга йөри. 

Мәгълүм булганча, әлеге процедура барышында пациентларның, аппаратка тоташтырылып, каннары чистартыла. Рамилнең исә, шикәр чире белән авыруы сәбәпле артериятләрендә тромблар барлыкка килә. Алар гимодеализ үткәрүгә  комачаулык тудыра. Шуның өчен дә табиблар аның кан тамырын ясалма протезга алыштырырга була. Ул терсәк өлешеннән йөрәккә таба баручы вена буларак хезмә итәчәк.

Бүгенге көндә шәһәрдәшебез үзен яхшы хис итә. 

Рамил Гобәйдуллин хакында тулы язма - БИРЕДӘ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек