Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кышкы Пятачокта үзбәкчә җыр яңгырады (ФОТОЛАР)

Шишкин бульварында кышкы кичтә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме һәм ярдәме белән узган «Күрше» республика бәйгесендә җиңгән «Кышкы Пятачок» гөрләде.

Чаллының Шишкин бульварында "Шәһри Чаллы"дан - кышкы Пятачок"ның чираттагысы гөрләде. Бүгенге көн җилле, салкынча булуга карамастан тугры дусларыбыз безнең белән булып Пятачок сәхнәсен "кыздырды". 

Традиция буенча Пятачок Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров башкаруындагы "Эх Чаллы пятачоклары" җыры белән башланып китте. 

Илнур халыкны мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлану белән котлады. 

Аннары микрафон Автозавод районы башлыгы Айрат Хөснуллин кулына күчте.

"Бүген төзекләндерелгән  бульварда "Күрше" республика бәйгесендә җиңү яулаган проектларның берсе - Пятачок гөрли. Моның өчен "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясенә рәхмәт. Пятачок - Чаллы халкының үзенең бәйрәме ул", - дип белдерде ул.

Хөснуллин ир-егетләрне якынлашып килүче Ватанны яклаучылар көне белән дә котлады. Махсус хәрби операциядәге егетләргә дә рәхмәт белдерде.

"Шәһри Чаллы"ның баш редакторы Резидә Юсупова кышкы салкын кичтә безнең белән бергә булган шәһәрдәшләргә рәхмәт әйтте.

"Халык килерме дип бик борчылган идек. Бәйрәмгә килгәнегез өчен рәхмәт. Фаягөл ханым туган көнен безнең белән уздырды. Пятачокны яратып, кунакларын шимбә көненә чакырам, диде... Рәхмәт Сезгә", - диде. Алга китеп әйтәм, Фаягөл ханыма махсус бүләк тапшырылды.

Пятачок сәхнәсендә беренче тапкыр үзбәк җыры яңгырады. Аны Әлмәттән килгән җырчы-композитор (Ул Чаллы халкына Габделфәт Сафин төркемендәге артист буларак таныш) Хәмит Мәткәримов башкарды. Аның үзе язган үзенчәлекле, дәртле җырларына рәхәтләнеп биеде халык. Хәмит үзе дә кимен куймады. Биеде дә, иң матур җырларын да башкарды. 

"Пятачок турында ишеткәнем бар иде. Әмма беренче тапкыр гына чыгыш ясыйм. Җылы кабул иткәнегез өчен рәхмәт, Чаллы халкы. Сезнең биюдән пар күтәрелә. Концертыма да килегез", - диде ул бәйрәмнән канәгатьлек хисе алып. 

Хәмит сайлаган оста биюче Камазда эшләп лаеклы ялга чыккан Илгиз Галиев булды.

Ул яшь чагында Пятачокларга актив йөргән. Шунда тапкан хәләл җефете белән дус, тату гомер итәләр икән.

Үзебезнең Чаллының баянчы, җырчы Фәнилә Салихова бу юлы җырлады гына. Ярата инде аны Чаллы халкы!

Кышкы Пятачокның махсус кунагы- Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинны яшь чагында Пятачокта кыйнап җибәрә язган булсалар, бүген аның чыгышын тын да алмый тыңладылар. Фотога, видеога төшерделәр үзен. Өч җыр башкарган иде. Җитми калды…

Аллаһы боерса, фонаграммасыз җырлаучы легендар җырчы белән җәйне Пятачокларда очрашырга насыйп булсын!

Оста биючеләргә, уеннарда җиңүчеләргә туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә - машина йөртүчесе Зөлфәт Мөсәлләмовка пирог бүләк итте. Ә тугры дустыбыз Роза Кузьминага баш редакторыбыз Илшат Хәмәдиев концертына чакыру билеты бирде. Роза ханым үзе дә Пятачокка буш кул белән килмәгән. Ул алыштыргысыз алып баручыларыбыз  Илнур Гомәров белән Резидә Ганиевага бүләкләрен тапшырды. 

Бәйрәмебезне югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм иткән дусларыбызга, шул исәптән халыкны рәхәтләндереп биеткән тавыш режиссеры Илнар Фазуловка да рәхмәт.

Чаллыбызның төзекләндерелгән иҗтимагый урыннарында, парк, бульварларда киләчәктә дә татар җырлары яңгырасын. КАМАЗны һәм шәһәрне төзегән беренче төзүчеләрнең эшен һәм традицияләрен дәвам итүчеләр мондый бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп күңел ачсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе Илнур Гомәров Фәнилә Салихова «Шәһри Чаллы»дан-Пятачок "Күрше" Газинур Фарукшин Хәмит Мәткәримов