Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лариса Долинаны фатирсыз калдырдылар

Моннан тыш 68 млн сум акчасын да югалтты.

РФ халык артисты Лариса Долина фатирсыз да, акчасыз да калды. Ул мошенникларга 68 млн сум акчасын чыгарып биргән. 5 бүлмәле зур фатирын да алар аша 115 млн сумга сатып, акчаны аларга күчергән. 

Мошенниклар җырчыга хокук сакчылары булып шалтыратканнар. Янәсе счёттагы акчалары куркыныч астында, аларны башка счётка күчерергә кирәк. Апрель аеннан бирле фатирын сатарга үгетләгәннәр. Лариса Долина ничек кушканнар - шулай эшләгән. Мошенниклар капканына эләккәнен фатирның яңа хуҗалары килеп кергәч кенә аңлаган. Хәзер фатир арест астында. Җырчы өеннән күченергә җыенмый.

Тикшерү бара. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Эшкә прокуратура да кушылды. Шунысы мәгълүм: акчаны алып киткән курьерны кулга алганнар. Ул – 52 яшьлек пилатес буенча инструктор Анжела Цырульникова. 2 айга СИЗОга ябылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев