Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Үлемсез полк” акциясенә Чаллы балалар бакчалары да кушылды

Чаллыда "Үлемсез полк" акциясенә мәгариф учреждениеләре дә кушылды. Берничә балалар бакчасында кечкенәләр Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, якыннарының фотосурәтләрен тотып бакча тирәли үттеләр. 62 нче «Весняночка» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, мәсәлән,

әлеге чарада 3-7 яшьлек 203 бала катнашты. Бакча мөдире Фәнилә Галимова белдерүенчә, биредә бу акция беренче тапкыр үткән. "Без балаларга һәм ата-аналарга әлеге чараның барлыкка килү тарихын сөйләдек, аның тәрбияви яктан мөһимлеген ассызыкладык", - ди ул. Бүген исә илкүләм үтүче "Үлемсез полк" акциясенә бар шәһәр халкы да кушылачак. Чаллылылар 15:00 сәгатьтә "Азатлык" мәйданыннан алып Яр Буе мәйданына кадәр ил батырларының фотоларын күтәреп үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев