Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Үлемсез полк»ка сайлап кертәләр

Акциядә катнашучылар 9 май көнне 14.00 сәгатьтә Азатлык мәйданында җыела башлый.

16.00 сәгатьтә Хәсән Туфан проспектыннан Мәйданга таба юл ала. Акциядә катнашучыларга җыелу урынына вакытында килергә, үзең белән Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыңның портреты беркетелгән штендер алырга кирәк. Оештыручылар шулай ук үзең белән шәхесне раслаучы документ алырга киңәш итә. 

«Үлемсез полк»ка Хәсән Туфан – Шамил Усманов урамы киселешендә 43 һәм 14нче комплекслар ягыннан, шулай ук Хәсән Туфан – Чулман проспектында Сити Молл сәүдә йорты ягыннан (12нче комплекс) һәм каршы яктан кушылырга мөмкин. Колоннага керү махсус контроль пунктлары аша оештырыла.  

Үзең белән спиртлы эчемлекләр, очлы предметлар, газ баллончиклары , шартлаучан әйберләр, кораллар, пиротехника, янучан предметлар һәм башка шундый чаралар алу тыела. Шулай ук роликларда, скейтбордларда, велосипедларда килү ярамый. Балаларны коляскаларда алып килү дә рөхсәт ителми. 

Ветараннарны өйдә генә искә алу мөмкинлеге бар. Моның өчен ветеран турындагы мәгълүматны «Бессмертный полк. Набережные Челны» проетының https://www.moypolk.ru/naberezhnye-chelny сайтына җибәрергә кирәк. Теркәлгәннән соң әлеге сайтта ветеран турындагы мәгълүматны үзгәртү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев