Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Лениногорскида 76 яшьлек пенсионер мошенниклар корбаны булган

Ул 2 млн сум акчасын югалткан

Лениногорск районында 76 яшьлек  пенсионер хатын явыз ниятле кешеләрнең тозагына эләгеп, 2 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган.

Ачыкланганча, мошенниклар хатын белән мессенджер аша элемтәгә кергән. Алар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәре итеп таныштырган. Җинаятьчеләр пенсионерны үзенең акчаларын «декларацияләргә» кирәк булуына ышандырганнар һәм зур сумманы курьер кулына тапшырырга кушканнар.

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе 4 нче өлеше (аеруча зур күләмдә мошенниклык) нигезендә җинаять эше кузгатылган.

‼️ Татарстан Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяу булырга чакыра:
• Таныш булмаган кешеләрнең күрсәтмәсе буенча бернинди финанс операцияләре дә башкармагыз, үзләрен кем дип таныштыруларына карамастан, ышанмагыз.
• Шикле шалтыратулар яки хәбәрләр алган очракта, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча мошенники мошенниклар