Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Лицей укучылары Казаннан җиңү белән кайта

Алар робот техникасы буенча республикада иң яхшылары дип табылды.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын җиңү белән каршылый. 

 Гишмеев Радмир белән Вакилова Сәфинә  Татарстанда робот техникасы һәм технологик эшмәкәрлек буенча "Робоказань" ачык турнирында 1нче һәм 3нче урын яуладылар.

Алар яхшы белем, иҗади якын килү һҗм команда эшен лаеклы итеп күрсәтеп жюриның югары бәясенә лаек булдылар.

Казаннан диплом һәм акчалата приз белән кайттылар. 

Гишмеев Радмир белән Вакилова Сәфинә лицейдагы "Акыл" өстәмә белем бирү үзәгендә робот техникасы белән шөгыльләнәләр. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын үзләренә!

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф Гали Акыш лицей-интернаты "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты